Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
14 июнь , 10:14

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче ГЫЙМАЕВ Зәгәферән Зартдин улын күркәм юбилее – 75 яше белән чын күңелдән котлыйбыз!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, зүрәтиебез
ГЫЙМАЕВ
Зәгәферән Зартдин улын күркәм юбилее – 75 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Син киң күңелле, кешелекле, туган җанлы, без – балаларыңа – олы таяныч, киңәш­че, ярдәмчел әти, оныкларыңа ягымлы, яраткан зүрәти. Алдагы көнннәрдә дә дөньялар тыныч булып, әни белән озын-озак еллар иңне-иңгә куеп, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез. Туган йортыбызның утын сүндерми көтеп торган әти-әниебез булуы – безнең өчен бик зур бәхет!
Гомерләрнең кадерен белеп кенә,
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Сәламәтлек һәм ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыгың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: