Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
5 июль , 14:33

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле кешеләребез Нурия Солтан кызы һәм Рамил Фаез улы ГӘРӘЕВЛАРНЫ бергә гомер итүләренә 55 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле кешеләребез Нурия Солтан кызы һәм Рамил Фаез улы ГӘРӘЕВЛАРНЫ бергә гомер итүләренә 55 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, балаларыгызның игелеген күреп, пар канатлар булып, бергә-бергә гөрләшеп яшәргә насыйп булсын.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әти-әни, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Киләчәктә көтеп торсын сезне
100гә җитәр гомер юллары.
Атлагыз сез тагын озак еллар
Кулдан ычкындырмый кулларны.

Улыгыз Руслан, киленегез Ания, оныкларыгыз Рената, Ранил.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: