Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
30 август , 16:16

Котлыйбыз!

Йосыпта гомер кичерүче кадерле әниебез, дәү әниебез   КАЛӘМОВА Роза Фәтхлислам кызын юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

85 яшь – бер уйласаң, күп тә түгел, авырлыклар күргәннәргә аз да түгел. Әниебез бар гомерен балаларына, оныкларына багышлап яши. Ул горур «Герой-ана» исемен йөртә. Әтиебезне югалту кайгысын кичерергә туры килде аңа, кайгылардан сынмады-сыгылмады. Бар булмышы белән эшкә җигелеп, дөнья көтте. Безне – ике улын, өч кызын – җил-яңгыр тидерми тәрбияләде, югары белем алырга ярдәм итеп, аякка бастырып, олы тормышка озатты. Өебезгә кайчан кайтып керсәк тә, сагынып, колач җәеп каршы алучы әниебез булу – зур бәхет ул безнең өчен. Аның пешергән ашлары телеңне йотарлык. Әниебез кул эшләренә дә оста, тәрәз төпләрендә матур яраннар үстерә. Күрше-күләнгә һәрвакыт ишеге ачык. Авылдашлары арасында хөрмәткә лаек кеше ул.

Газизләрдән-газиз әниебез, туган көнең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Һәрвакыт хәрәкәттә, исәнлектә-саулыкта бул. Син – йортыбызның кояшы, мәңге сүнмә, мәңге балкып тор! Барыбызга да күңел җылыңны биреп, сердәшебез, терәгебез булып, озын гомер кичерүеңне телибез.

Балаларың, оныкларың.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: