Беләштә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез
МИРХӘЙДӘРОВА
Асия Нигамәтҗан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз. Әни, син иң матур сыйфатларны үзеңә туплаган олы җанлы, киң күңелле, юмарт кеше. Акыллы киңәшләрең, җылы сүзләрең безгә яшәргә көч бирә, догаларың саклап йөртә. Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Якыннарыңның игелекләрен күреп, һәр туар таңга сөенеп, кадер-хөрмәттә генә яшә.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Балаларың, онык-оныкчыкларың.