Югары Тәтешледә яшәүче сөекле кешебез ХӘКИМОВА Айгөл Рәмзи кызын алтын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең кадерлебез бик уңган һәм тырыш кеше, һәрвакыт күңеле ачык, йөзе якты. Аның пешергән ашлары телеңне йотарлык, йорты нур чәчеп тора. Туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын, газизебез. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарың, балаларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, озын-озак яшәвеңне телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Әниең Зәлия, туганнарың Таңчулпан, Зилә, Аяз, улларың Айнур, Данил.