Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
4 октябрь , 11:05

Котлыйбыз

Гәрәбашта яшәүче кадерле әниебез, зүрәниебез ЯРУЛЛИНА Сания Тимергазе кызын олы юбилее – 90 яше белән кайнар тәбриклибез

Котлыйбыз
Котлыйбыз

Гәрәбашта яшәүче кадерле әниебез, зүрәниебез ЯРУЛЛИНА Сания Тимергазе кызын олы юбилее – 90 яше белән кайнар тәбриклибез. Сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкның иң зурысын телибез! Газиз әниебез! Сызылып аткан алсу таңнар – ул синең хәер-догаң, иртәнге кояш нурлары – ул синең нурлы йөзең, кояшлы ямьле көннәр – ул синең йөрәк җылың, айлы, матур кичләр – ул синең мәрхәмәтле җаның. Дөньяның бар матурлыгын синең балаларыңа, гаиләбезгә карата булган рәхим-шәфкәтеңә тиңлибез, әни! Рәхмәт сиңа барсы-барсы өчен дә!

Мәңге яшә, әни, авырмыйча,

Сер бирмичә искән җилләргә.

Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш

Юлдаш булсын килер көннәргә.

Күр син бездән бары игелекләр,

Борчу-мәшәкатьсез гомер ит.

Сулар һава, эчәр сулар кебек

Син бит безгә һәрчак кирәк бит!

Балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, туганнарың исеменнән кызың Дания.

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: