Котлыйбыз!
4 октябрь 2024, 06:13

Котлыйбыз!

Иске Кайпанда яшәүче кадерле кешебез СӘГЫЙТОВ Марсель Глыймҗан улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Иске Кайпанда яшәүче кадерле кешебез

СӘГЫЙТОВ

Марсель Глыймҗан улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Йөрәк түреннән чыккан назлы сүзләрне, күңелләрдә булган саф хисләрне җиткереп, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балалар, оныкларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, пар канатлы булып, бәхетле гомер итүеңне телибез. Син безнең терәгебез, иң кадерле кешебез. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, шатлык-куанычларга күмелеп, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Әниең, тормыш иптәшең Лида, улларың Айнур, Артур гаиләләре, кызың Илена.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас