Чургылдыда яшәүче дөньяда иң кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ЮНЫСОВА Рәшидә Фәрит кызын күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Әни, син безнең өчен барысы да: дустыбыз, киңәшчебез, терәгебез. Синең дөньяда барлыгыңны тоеп яшәү генә дә көннәребезне кояшлы, төннәребезне тыныч, киләчәгебезне өметле итә. Ераклардан килен булып төшеп, гомереңнең ничә дистә елларын балалар укытуга багышлап, абруй яулап,авылда хөрмәтле кеше булып яшисең. Без, балаларың гына түгел, бик күпләр синең киңәшләреңә, ярдәмеңә мохтаҗ. Киң күңелеңдә һәркемгә урын табыла. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер. Без сине чын йөрәктән хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә дә тормышыбызга нур өстәп, сәламәт булып, парлы озын гомер кичерүеңне телибез. Балалар шатлыгы, оныклар куанычы сине гел озата килсен. Җан тынычлыгы, күңел көрлеге бервакытта да ташламасын.
Тормыш иптәшең, балаларың,оныкларың.