Кадерле әниебез, дәү әниебез ШӘЕСЛАМОВА Рәйсә Дәүләтъяр кызын олы юбилее – 90 яше белән ихлас котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак җылытып торсын. Ходай биргән һәр көннән ямь табып, якыннарыңның игелекләрен күреп, кадер -хөрмәттә яшәргә язсын. Алдагы көннәрдә дә т о р м ы ш ы б ы з г а ямь өстәп, безгә һәрвакыт таянычкиңәшчебез булып, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын.
Син булганда без һаман да бала,
Зур булса да инде яшебез.
Без, балаларың, оныкларың,
Синең җылың тоеп яшибез.
Рәхмәт сиңа барсы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Киңәшләрең кирәк кыен чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Балаларың Резида-Әсхәт, Шәриф-Алсу, ГөлчәчәкРишат, Рәшит-Гүзәл һәм оныконыкчыкларың.