Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 ноябрь , 09:32

Котлыйбыз!

Кальтәүдә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез НИГӘМӘТОВА Фәнүзә Барый кызын матур юбилее – 80 яше белән кайнар котлыйбыз.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле кешебез, синең йөрәгең – ул наз, җылылык һәм изгелек чыганагы. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, җир йөзендәге иң яхшы тормыш иптәше, иң кадерле әни һәм сөекле дәү әни.  Син булмасаң – без өясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Зирәклегең, тормыш үрнәгең, безгә булган мәхәббәтең өчен зур рәхмәт. Без сине яратабыз һәм бәхет, шатлык-куанычларга тулы тормыш телибез.  Ныклы сәламәтлектә, яхшы кәеф белән, һәр аткан таңга сөенеп гомер кичерергә язсын сиңа. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торырга насыйп булсын.

Тормыш иптәшең Кальфәт, балаларың Фәнил-Гөлнара, Руфина-Роберт, Илһам-Айгөл, Рауза-Илүс, Камиль-Эльмира, онык-оныкчыкларың.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: