Якты күңелле, сабыр һəм кешелекле, олы йөрәкле булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрəгең аша үткəреп, киңəш-табыш, ярдəм итеп торуың өчен мең-мең рəхмəт сиңа, газизебез. Яшəү дəртеңне сүндермичə озын-озак еллар бəхетле, имин тормышта парлы булып яшəргə язсын. Сəламəтлегең ныклы, көннəрең кояшлы, гомерең шатлыклы, куанычлы, табыннарың мул булсын.
Гомер юлың озын-озак булып,
Тигез тормыш аны бизəсен.
Гомерлəрең бəхет белəн үтсен,
Авырлыклар бер дə килмəсен.
Без телибез сиңа телəклəрнең
Иң изгесен һəм иң олысын.
Тоеп яшə һəрчак тормышыңда
Барыбызның күңел җылысын.
Тормыш иптәшең Ришат, балаларың Илсур-Алсу, оныкларың Альмир, Алина, кодагыең Ралия, кодачаң Ләйсән.