Барлык яңалыклар
10
Котлыйбыз!
20 декабрь 2024, 09:51

Котлыйбыз!

Зур укулар, дан-дәрәҗә күпләрне туган нигезеннән йолкып алып, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Иң тыйнак, иң эшчән кешеләр г е н ә, м ө г а е н , а в ы л д а  к а л а .Шундыйларның берсе Кодаш авылында туып-үскән Илдар Мухиянов.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Зур укулар, дан-дәрәҗә күпләрне туган нигезеннән йолкып алып, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Иң тыйнак, иң эшчән кешеләр г е н ә, м ө г а е н , а в ы л д а  к а л а .
Шундыйларның берсе Кодаш авылында туып-үскән Илдар Мухиянов. Авыл җирендә кайда нинди эш бар – шунда тыйнак кына эшләп йөри ул. Умартачы да, урман үстерүче дә, зиратлар чистартучы, мәчет оештырган эшләрдә катнашучы да ул Илдар Җәвит улы. Кулы җир эшен дә, агач эшен дә, таш эшен дә белә. Кычкырып сөйләшми, шаркылдап көлми, абруй, акча дауламый, тырышып хезмәт итә ул. «Волонтер Илдар, – ди аның турында Югары Кодаш авылы старостасы Айдар Кәшфиев. – Авылдагы барлык изге, игелекле эшләрдә баштан ахыргача Илдар йөри. Күңеле яхшылыкта аның». Гомер уза, Илдар Мухияновка да шушы көннәрдә 60 яшь тула. Кодаш авылы җитәкчелеге, активистлары, Кодаш авылы мәхәлләсе исеменнән Илдар Җәвит улын зур юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәт озын гомер, иман байлыгы, йөргәнаякларына, эшчән кулларына сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Тыныч холыклы, киң күңелле, олы йөрәкле авылдашыбызны чын күңелдән яратабыз һәм хөрмәт итәбез!   

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: