Котлыйбыз!
27 декабрь 2024, 05:11

Котлыйбыз!

Кыткы-Елгада гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез ИСЛАМОВА Фәнүзә Әгъзам кызын 80 яше белән тәбриклибез.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кыткы-Елгада гомер итүче кадерле әниебез, дәү әниебез ИСЛАМОВА Фәнүзә Әгъзам кызын 80 яше белән тәбриклибез. Әнкәй! Син безне – алты балаңны – җил-яңгыр т и д е р м и  ү с т е р е п , олы тормыш юлына чыгардың. Әле дә син безнең нык лы терәгебез. Гомерең авыр хезмәттә үтте, тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакьлеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Кадерлебез! Кояш гомере телибез сиңа. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Гомереңне күңел тынычлыгы белән, шатлык-сөенечтә үтәргә насыйп булсын. Безне гел шулай каршы алып, исән-имин булып, кадер-хөрмәткә төренеп яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп, өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Сиксән яшең тулганда.
Улың Ансар, кызларың Рәфинә, Замирә, Рүзилә, Рида, Гөлшат һәм 12 оныгың, 7 оныкчыгың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас