Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
29 март , 11:24

Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче кадерлебез Талипов Илүс Мирзихан улын 60 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Газизебезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, нык­лы сәламәтлек телибез. Син безнең иң яраткан кешебез, зур терәгебез, яхшы киңәшчебез, яшәү ямебез. Киләчәктә дә ярдәмчел, кешелекле, изге күңелле әти һәм яраткан дәү әти булып, без – балаларыңның – кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең, әти, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Тормыш иптәшең Әсилә, кызларың Айсылу-Илмир, Инзилә-Илнур, Илсөяр-Ранис, оныкларың Эвилина, Әнвәр, Камилла, Жасмин, Раян, Сылу.

Автор:Лилия Зарипова
Читайте нас: