Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
4 апрель 2025, 09:27

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче  Шәрәфиева Альбина Вәсимҗан кызы күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче кадерле сеңелебез Шәрәфиева Альбина Вәсимҗан кызын күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз. Синең барлыгыңны, сабырлыгыңны, игътибарыңны тоеп яшәү безгә бик рәхәт. Зур рәхмәтләр әйтеп, алдагы гомереңдә сиңа ныклы сәла­мәтлек, эшең­дә зур уңыш­лар, тың­лаучан укучылар, җан тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы, бәрәкәтле матур тормыш телибез.
Күңелең һәрчак тыныч булсын,
Яшәү дәрте сүнмәсен.
Кайгы-хәсрәт, сагыш-борчу
Хак Тәгалә бирмәсен.
Апаларың Фәнирә, Финзия, Илүсә.

Кадерлебез Шәрәфиева Альбина Вәсимжан кызын матур гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Ачык йөзле, киң күңелле, туган җанлы, ярдәмчел син, нинди генә эшкә тотынсаң да барына да кулың ята. Туганыбыз, сиңа алдагы тормышыңда нык­лы сәламәтлек, бәхет-куанычлар, балалар һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
55ең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Барлык туганнарың исеменнән Илгиз-Динә, Сирена-Роберт, Илүзә-Рөстәм, Алсу-Ришат, балалар һәм оныклар.

Автор: Чулпан Сагиева
Читайте нас