Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
4 апрель 2025, 10:15

Котлыйбыз!

Бүлкайпанда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Гаянова Резида Касыйм кызын 65 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бүлкайпанда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Гаянова Резида Касыйм кызын 65 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз. Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы, сөекле тормыш иптәше, яраткан әни, дәү әниебез син. Ныклы сәламәтлектә, әтиебез белән тиң-тигез булып, күңел тынычлыгында, балалар игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарның ихтирамын тоеп, озын-озак яшәвеңне телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә!
Тормыш иптәшең Әлфис, балаларың Альмир-Лена, Нәфис-Илүзә, Илназ, оныкларың Линур, Лилиана, Риана, Әминә, Инсаф, Ансаф.

Автор: Чулпан Сагиева
Читайте нас