-9 °С
Болытлы
Ялгызнаратта яшәүче кадерле әниебез ЗАКИРОВА Тәнзимә Хәбибрахман кызын 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле гомер телибез. Тормышның авыр сынауларын үтеп, елар чакларда да елмаеп яшисең. Киләчәктә дә картаюны сизми, кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.