Гәрәбашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ШӘРӘФИЕВ Азамат Фаил улын 55 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз. Гомернең озынын, бәхетнең иң зу р ы с ы н , шатлыкларның иң олысын телибез. Гаилә шатлыгы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балалар-оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен.
Син булганга безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Айга йолдыз ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай бик кирәк!
Тормыш иптәшең Гөлназ, балаларың Айрат-Элиза, Инсаф, Алсу, оныгың Ассоль.