Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
16 Май 2025, 14:06

Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче  СӘЛИМГӘРӘЕВА Хәвия Габдрәхим кызы олы юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче газиз кешебез СӘЛИМГӘРӘЕВА Хәвия Габдрәхим кызын 85 яшьлек олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә без – балаларыңның – күңел яктылыгын тоеп, игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлектә озын-озак яшәргә насыйп булсын!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.  
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Балаларың Альфред-Язилә, Альберт-Зилә, Фәнилә-Андрей, Фәридә-Радик, оныкларың Артур-Лена, Илнур-Эльвина, Элина, Соня, оныкчыкларың Ринал, Демид.

Автор: Чулпан Сагиева
Читайте нас