Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
23 Май 2025, 10:06

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче ГАЙСИНА Сәкинә Әхмәтзыя кызы олы юбилеен – 95 яшен билгели

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, дәү әниебез олы юбилеең – 95 яшең белән тәбрик итәбез. Гомер юлын якты маяк итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез, безне кадерләп үстереп, олы тормышка аяк басарга булышканың, яратып-сөеп яшәвең өчен мең рәхмәт! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү үрнәгебез. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлектә, күңел тынычлыгында, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә бәхетле яшәвеңне телибез.
Котлы булсын зур юбилеең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Рәхмәт сиңа, әни, дәү әни, барсы өчен,
Безнең иң кадерле кеше син.
Барыбыз да сиңа баш иябез,
Сәламәт булып, озак яшә син!
Кызың Светлана, киявең Нәҗиб, оныкларың Илнар-Олеся, оныкчыкларың Даниил, Мария.

Автор: Лилия Зарипова
Читайте нас