Газиз инәебез
НӘБИЕВА
Әлфия Әхмәтхан кызын күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Инәебез, дип, синең алда баш иябез. Гомереңнең көз мизгеленә керсәң дә, тормышыбызның, яшәвебезнең якты нуры, олы бәхетебез син. Өч кызың, өч улың өчен җан атып, каршы алып, хәер-фатыйхаңны теләп озатып калучы бөек кешебез син. Инәебез – күз нурыбыз, йөрәк түребездән чыккан рәхмәтебезне кабул итеп ал. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берсе. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә алтын сарайдан да зиннәтлерәк тоела. Син исән-сау булганда, авыл да бар, туган йортыбыз да исән. Кадер-хөрмәтләргә төренеп, салмак адымнар белән туксан, йөз яшьләргә җитәргә язсын. Кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез белән тиң-тигез сандугачлар кебек сайрашып яшәгез.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Игелекнең саф үрнәге булып
Син торасың, инәй, тормышта.
Инәй, диеп, дәшер кешең булгач,
Рәхмәтлебез шушы язмышка.
Рәхмәт, инәй, тормыш бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә ныклы канат куюыңа,
Әтиебезгә терәк булуыңа.
3 кызың, 3 улың, кияү-киленнәрең, 14 оныгың, оныкчыкларың.