Мәгариф
13 Марта 2023, 05:05

"Тәрбияле балалар үстерәбез"

2022 ел азагы Күрдем авылы халкының хәтерендә бик зур шатлыклы вакыйга белән истә калды – яңа балалар бакчасы ачылды! Хәзер сабыйларыбыз искиткеч матур, жылы, иркен бакчага бик теләп йөриләр. Шатлыгыбызның чиге юк!

"Тәрбияле балалар үстерәбез""Тәрбияле балалар үстерәбез"
"Тәрбияле балалар үстерәбез"

Бүгенге көндә балалар бакчасы хезмәткәрләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә үз туган телен өйрәтү, шулай ук халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру.

Шул уңайдан һәм «Аек авыл» конкурсы чикләрендә Күрдем балалар бакчасында бик күп бәйрәм һәм чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – «Орчык бәйрәме».

Орчык өмәсе – ул безгә әби- бабаларыбыздан мирас булып калган бәйрәм. Көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын кыркып бетергәч уздырыла бу өмә. Мондый бәйрәм балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки алар үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.

Кыш көннәрендә чана-чаңгыда шуарга ярата сабыйлар. Быел Башкортстан Спорт министрлыгының оештырылуына 100 ел тулуга багышланган «Русия чаңгы юлы» ярышы чикләрендэ чаңгы эстафетасы үтте. Бу ярышта иң яшь катнашучылар – безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Сәхибгәрәев Раил һәм Хәйруллина Зарина булды. Балалар үзләрен ышанычлы тойды һәм бәләкәйләр өчен дистанцияне лаеклы үтте. Күңелле спорт бәйрәме барсына да күтәренке һәм яхшы кәеф бүләк итте. Иң яшь катнашучылар буларак грамота һәм призларга лаек булды алар.

Ватанны саклаучылар көненә атап үткәрелгән кичә балалар һәм әтиләр бәйгесе формасында уздырылды. Зур, якты залда үткәрелгән төрле конкурсларда балалар белән бергә әтиләр дә бик теләп катнашты.

Үзебезнең балалар бакчасында фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән! Сабыйларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без аларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк, шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.

Ләйсән Кашапова, Күрдем балалар бакчасы мөдире.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас