

«Ата-бабаларыбызны өйрәнеп, оныкларыбызны беләбез, димәк, үткәннәр үзебезне танырга мөмкинлек бирә».
В. Ключевский.
Туган як. Ватан. Бу сүзләрне без зур горурлык белән әйтеп, һәрчак баш хәрефтән язабыз. Күпләр өчен Ватан төшенчәсе туган йортыннан башлана. Ата йорты – әти-әниебез корган изге оя ул. Анда һәрчак җылы, рәхәт, анда син кадерле.
Гаиләләрдә элек-электән шәҗәрә төзү кебек изге традиция яшәп килә. Без беләбез: табигатьтә бер генә агач та тамырсыз яши алмый. Шулай ук адәм баласы да үз нәсел-нәсәбен белми торып, туган иленең намуслы улы һәм кызы була алмый.
Философ, публицист И. Ильинның шундый сүзләре бар: «Хәзерге заманда бер зур бәла бар: кеше үз тамырларыннан ваз кичә. Адәм баласы агачыннан очып төшкән һәм язмыш җиле тәэсире белән адашып йөргән яфрак кебек. Ул беркайда туктамый, беркемгә ябышмый, беркайчан эчке һәм тышкы ышанычын тапмый».
Ыгы-зыгылы бу заманда да без якын кешеләребез, шулай ук ата-бабаларыбыз хакында онытырга тиеш түгел. Нәсел-нәсәбебезне белү генә җитми, без аны киләчәк буынга да тапшырырга бурычлы.
Безнең гаилә тарихында бөек патшалар, галимнәр, беренче ачыш ясаучылар булмаган. Аларның күбесе гади эшчеләр, укытучылар, колхозчылар. Әмма алар барысы да илебез тарихында якты эз калдырган. Мәсәлән, минем олы дәү әтиләрем Бөек Ватан сугышында катнашкан, күбесе илебез өчен башын салган. Бу вакыйга гына да аларның исемен үлемсез, ә нәселемнең тарихын бөек итә. Илебез өчен үзен аямаганнар хакында ничек онытырсың?!
«Генеалогия» сүзе мысыр теленнән «нәсел» дигән төшенчәне аңлата. Нәсел – ул бер атадан чыккан буыннар чылбыры. Буын, нәсел, туганнар – болар барысы да асылда бер төшенчәне берләштерә. Төрле чорда яшәгән туганнарның тормышын күз алдына китерү өчен махсус таблицалар, схемалар кулланыла. Генеалогиядә нәсел җебен барлау өчен гомум методика уйлап табылган.
Хәзерге генеалогия исем һәм яшәгән еллар сүзтезмәсе генә түгел, анда кешенең биографиясе, характеры да тасвирлана. Кызганычка каршы, төрле чор сугышлары, репрессия гаилә архивларының югалуына китерә. Күп кеше үзенең нәселен оныта, гаилә традицияләрен югалта. Шуңа да бүгенге көндә шәҗәрәне тергезү әхлакый роль уйный.
Гаиләм архивында мин иске язмаларга тап булдым: документлар, хатлар, фотокарточкалар. Дәү әтием белән сөйләшү алар хакында беренчел мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Минем ата-бабаларым кем, нинди булган, нәрсәләр эшләгән… Дәү әтиемнең «Ялгызнарат авылының барлыкка килүе һәм анда яшәүчеләрнең шәҗәрәсе» китабы булу бу эшемне башкарып чыгарга зур ярдәм итте. Ул китап фотоларга, тарихи мәгълүматларга бай. Анда Йомакай нәселе хакында да язылган. Бу – безнең нәсел.
Дәү әтием Хәҗиәхмәтов Өлфәт Кадим улы Ялгызнарат авылында яши. Ул укытучы, крайны өйрәнүче, җәмгыять эшлеклесе, СССРның мәгариф отличнигы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. 1973 елда Башкорт Дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, туган авылы Ялгызнаратка тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып кайта. Бу һөнәр алда әйтеп киткән китапны язуга этәргеч бирәдер.
Дәү әтием архив документлар, ревизия, халык исәбен алу белешмәләре белән эш итә, авыл өлкәннәреннән мәгълүмат туплый.
Ялгызнарат – Кече Тибел елгасы буенда урнашкан Тәтешле районына караган авыл. Унбер йортлы, 67 кешеле үзаллы авыл буларак ул V ревизия вакытында 1795 елда теркәлә. Бирегә Бөре уезды, Ирәкте волосте, Чокыр авылыннан күченеп киләләр. Авылга нигез салучы булып Киеков Хәмит Шәрип улы (1742—1816) исәпләнә. Ул – Ирәкте волосте старшинасы, Оса юлының баш старшинасы. Авылның халык телендә йөргән атамасы Хәмит авыл нәкъ менә шуннан килеп чыккан да.
Ә Ялгызнарат исеме кайдан килеп чыккан соң? Авыл янындагы калкулык итәгендә бик биек, горур, юан тамырлары җиргә үк чыгып торган ялгыз нарат үскән булган. Озак еллар ул авыл сакчысы, табигый һәйкәл буларак яшәгән. 1928 елда аны яшен суга һәм энәләре кып-кызылга әйләнә. Тагын өч елдан көчле җил вакытында нарат сына һәм корый башлый. Җиргә авып төшкән ботакларын утынга тоталар, ә кәүсәсенә кагылырга беркемнең дә кулы бармый. Озак еллар үткәч кенә аның калдыкларын хуҗалык тимерлегендә ягулык итеп кулланалар.
VII ревизия документларында 1816 елда Ялгызнарат авылында 18 йорт булуы, 101 кеше яшәве (47 ир-ат, 54 хатын-кыз) күренә. VIIIнче ревизиядә 24 йортта 145 башкорт яшәве ачыклана. 1850нче елда исә 24 хуҗалыкта 175 кеше яши, соңгы ревизия, ягъни 1859нче елда, 44 йорт булып, анда 221 кеше яшәгән була (120 ир-ат, 101 хатын-кыз). Ә 1902 ел язмалары буенча авылда инде 82 йорт теркәлгән була. 1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу Ялгызнаратта 146 хуҗалыкта 843 кеше (шуларның 775е башкорт, 15е рус, 45е мишәр, сигезе типтәр) яшәвен исбатлый. 1920 елгы халык исәбен алу 146 йортта 744 кеше яшәвен ачыклый.
Тугызынчы һәм унынчы ревизия арасында (1850-1959 еллар) Ялгызнаратка указлы мулла Гатаулла Габделгани улы Йома хәзерге Борай районы Кәшкәләү авылыннан була. Шул көннән алып авылда Йомакай нәселе тарихы башлана.
Габдулла Йомакаев (1828-1906) хәзерге Балтач районы Янбай авылында мулла гаиләсендә туа. Аның ата-бабалары шул авылда 1700нче еллар башында төпләнә. Риваятьләр буенча аларның Касыйм ханлыгыннан күченеп килгәне билгеле. Касыйм ханлыгы Рязань шәһәре янында урнашкан була.
Беренче сабакны аңа әтисе бирә, арытабан Стәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлый. Анда ул Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков (Гали Чокрый) белән таныша. Гатаулланы Ялгызнарат авылына өлкән имам итеп җибәргәннән соң, алар еш кына бер-берсенә кунакка йөри. Гатаулла Йомакаевка кадәр авылда указлы мулла булмый. 1832 елдан алып укымышлы, русча белгәннәрне генә указлы мулла итеп тәгаенли башлыйлар. Законга ярашлы, авылда мондый мулла булмаса, мәчет төзергә, мәктәпләр ачырга рөхсәт ителмәгән. Шуңа мәчет тә Гатаулла мулла килгәч кенә төзелә. Аның ихатасында зур булмаган мәктәп тә ачыла.
Гатаулла Йомакаев дүрт тапкыр өйләнә. Балалары туа. Без – аның нәселен дәвам итүчеләр, улы Файзелхикмәт (1857-1931) дәвамчылары.
Гатаулланың икенче улы Файзелхикмәт (документлар буенча Хаҗиәхмәт) белемне әтисеннән ала. Армиягә юлланып, 1877-1878 елдагы рус-төрек сугышына эләгә. Ул Самара җәяүлеләр полкында хезмәт итә, Тырнов крепостен, Шипкинский перевалын алуда катнаша. Хезмәт итеп исән-сау кайтканнан соң, өйләнеп, биш бала тәрбияли. Алар арасында олы дәү әтием Кадим дә була. Аны мәзин итеп куялар. Олы дәү әтием җир эше белән шөгыльләнә, мал тота, кортбакча булдыра. Гомер буе колхозда хезмәт куя. 1942 елның февралендә фронтка җибәрелә. Авыр яраланып, 1944 елның маенда туган ягына кайта. Ул «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан кайтканнан соң, хуҗалыкта бригадир була. Кадим белән Сәгадәт алты балага: Дания, Камил, Вәсилә, Кәрим, Өлфәт, Нуриханга гомер бүләк итә.
Дәү әтием Өлфәт Кадим улы 1946 елда туа. Ялгызнарат башлангыч, Тибел җидееллык, тагын килеп, Ялгызнарат сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне Акбулатта ала һәм аны көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук мәктәптә механизатор таныклыгы да ала. 1965-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, запастагы офицер буларак демобилизацияләнә. Университеттан соң үз авылындагы мәктәптә укыта. 25 елдан артык военрук вазыйфасын башкара, күп еллар укучыларның һәм яшьләрнең уку сборы начальнигы була.
Дәү әтием киңкырлы тормыш алып бара. Берничә тапкыр авыл һәм район Советлары депутаты булып сайлана. Халык алдында лекцияләр, докладлар белән чыгыш ясый. Әлеге вакытта ул хаклы ялда. Шулай да вакытын бушка уздырмый – кортбакча тота, икенче китабы өчен материал туплый.
Үз шәҗәрәмне өйрәнеп, мин күп мәгълүматларга тап булдым. Аларның байтагы минем өчен яңа иде. Бүген килеп ышанычлы әйтә алам: безнең нәселдә намуслы, эшсөючән кешеләр булган. Димәк, без, нәсел дәвамчылары да, үзебезне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Эзләнү эше барышында нәселем кешеләре миңа тагын да ныграк якын булды. Бик еракта, еллар шаукымында, язмыш томанында калган ата-бабаларым, әйтерсең дә, каршыма килеп басты. Саргайган фотосурәтләр телләнде, миңа үз башларыннан кичкәнне сөйләде. Алар инде берсе дә юк, шул ук вакытта алар тере – безнең хәтердә тере. Кем белә, бәлки оныкларым да киләчәге белән кызыксынып, бу эшемне кулына алыр һәм минем кебек үткәне белән мавыгыр.
Руслан Кәримов, «Яшь эзләнүче» берләшмәсе укучысы (җитәкчесе А. А. Гарипова)