

Мәктәп элек-электән авылның көзгесе булып торган. Ә авыл укытучысы һәрвакыт иң мөхтәрәм, иң абруйлы кеше саналган. Мин шушы статусны горур йөртүче авыл укытучысы турында бәян итәргә телим.
Үз эшенә гашыйк, 34 еллык педагогик стажы булган, район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән мөгаллимә Нина Шәйхаттарова Уразгилдедә яши. 1970 елның ямьле җәендә шушы авылда дөньяга аваз сала ул. Туган авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булу теләге аны Можга педагогия училищесына алып килә. Мәктәптә тырышып укыган кыз монда да сынатмый ¬ «4»һәм «5» билгеләренә генә өлгәшә. Остазлары аңа бюгары белем алырга киңәш бирә. Әмма Нина Демьян кызының үз көчен сынап карыйсы килә: 1989 елда ул туган авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый.
¬ Үземдә булган укытучы һөнәренә хас һәм кирәкле булган уңай сыйфатларым үземә белем һәм тәрбия биргән укытучыларым тәэсирендә формалашты. Еллар узды, хыялым тормышка ашты: мин алар үрнәгендә башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштердем. Мәктәптә эшләү дәверендә һәрчак коллегаларым, ата-аналарның ярдәмен тойдым. Укучыларым да мине аңлап, тырышып укыды, җәмагать эшләрендә актив булдылар, ¬ ди тәҗрибәле педагог.
Аның өчен укытучы - һөнәр, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, аның өчен укытучы - бөтен тормышының мәгънәсе. Укытучы булып кына эшләми, ә укытучы булып яши ул. Нина Шәйхаттарова дәресләр вакытында укучылар белән эшләүнең кызыклы формаларын һәм ысулларын сайлый, балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә ала. Аның дәресләре фәнни-теоретик дәрәҗәсе, дустанә атмосферасы белән аерылып тора. Үз практикасында ул дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруның барлык чыганакларын куллана,
Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмастыр. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә, заман белән бергә атларга кирәк. Нина Демьян кызы да шулай эшли. Оста педагог үсешле һәм проблемалы укыту технологияләренен белә, дәресләрдә һәм тәрбия эшендә аларны киң куллана
Дәресләрдән тыш зур тәрбияви эш алып барырга да өлгерә авыл укытучысы. Ул өч тәрбия программасы төзегән. «Авыл мәктәбендә инновацион тәрбия системасы» исемле программасы укыту-тәрбия эшчәнлегендә актив рәвештә кертелә. «Урман патшалыгы» дип аталган икенче программасы тәрбия программаларының I конкурсында 2 урынны ала һәм 2008 елда БИРО тарафыннан нәшер ителгән «БРда тәрбия эшенең төп юнәлешләре» уку-методик әсбапка кертелә. Ә 2-4 сыйныф балалары өчен «Ачык дөнья» проект остаханәсе» авторлык өстәмә белем бирү программасы IV Республика тәрбия программалары конкурсында I урынны яулый. Педагогның статьялары «Башкортстан укытучысы» журналында дөнья күрә.
2015 елдан Нина Шәйхаттарова Уразгилде мәктәбенең туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Аның җитәкчелегендә укучылар муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә призлы урыннарга ирешәләр. Ул үзе дә республика мәктәп музейлары конкурсында мәктәп музее эшен тәкъдим итеп, 2нче урын яулый. Мәгариф учреждениеләре музейларының район смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Уразгилде мәктәбе 1нче урынга лаек була.. Шулай ук аның тырышлыгы белән бу авыл мәктәбе «Җиңү варислары» республика эстафетасында җиңүче була.
Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. 2008 елда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Нина Демьян кызы район, республика, Русия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булган укытучы. «Тәтешле районының ел укытучысы» конкурсы лауреаты, Бөтенрусия экологик конкурслары җиңүчесе булуы, республика әдәби-иҗади конкурсы комиссиясе әгъзасы итеп сайлануы – аның тынгысыз хезмәт нәтҗәләре.
Аның укучыларының да уңышларын санап бетергесез. Төрле дәрәҗәдә үткән конкурс, викторина, олимпиада, фестивальләрдә һәрвакыт призлы урыннар яулый алар. Һәрберсен саный башласаң да ике дистәдән артып китәр иде, мөгаен.
Тырыш, максатчан укытучының нәтиҗәле хезмәте күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле кубоклар белән билгеләнгән. Алар арасында БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты идарәсе каршындагы «Воробьевы горы» экоүзәге, БР милли-мәдәни үзәге Рәхмәт хатлары бар.
Авыл тормышында, БР удмуртларының милли-мәдәни үзәге үткәргән чараларда да актив катнаша ул. Башкорстан Республикасы удмурт мәктәпләре арасында республика балалар иҗаты фестивалендә «Мәктәп газетасының компьютер версткасы», «Шадра сөлгедә рәсем» иҗади остаханәләре эшенә җитәкчелек итә.
Нина Шәйхаттарова өлгер, уңган хуҗабикә. Хәләл җефете Данис Кәбир улы белән бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек. Алар кызлары Татьяна һәм уллары Владиславка матур тәрбия биреп, үзаллы тормыш юлына бастырган. Хәзер инде алар дүрт оныкларының яраткан дәү әти-дәү әниләре.
Нина Демьяновна – күпкырлы һөнәри сәләтләргә ия укытучы, игелек, ярдәмчеллек, толерантлык кебек сыйфатларны үз эченә алган, бер караштан балаларны аңлаучы, тугры киңәшче һәм ышанычлы дус. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул – балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.