Мәгариф
30 октябрь 2023, 04:05

Балаларга багышланган гомер

3-7 октябрьдә Мәскәүдә III Бөтенрусия класс җитәкчеләре форумы үтте. Өченче тапкыр үткән бу чарага бөтен ил буенча класс җитәкчекчеләре һәм остазлар җыелды.

Балаларга багышланган гомерБалаларга багышланган гомер
Балаларга багышланган гомер

Башкортстаннан «Педагог һәм остаз елы»ның төп чараларының берсендә 65 укытучы катнашты. Алар арасында Шулган урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наил Усманов та бар иде. Без аның белән очрашып, форумнан алып кайткан тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.

Язманың башында мәкалә герое белән якыннанрак таныштырып китү урынлы булыр.

Наил Усманов – югары белемле, тәҗрибәле, районның башлангыч сыйныфлар укытучылары арасында ике генә ир-ат укытучының берсе. Ул Шулганда туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый. Студент елларында тынлы оркестр, вокал-инструменталь ансамбльдә чыгыш ясый, спорт белән шөгыльләнә. Хезмәт юлын 1982 елда Кальтәү урта мәктәбендә башлый. Аннан ике ел армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң эшчәнлеген туган авылы мәктәбендә дәвам итә.

 – Әлеге педагогик форумның төп максаты – илнең сыйныф җитәкчеләренең һөнәри берләшмәсен үстерү. Форумда һәр теләгән укытучы катнаша ала. Аларны биш этапта сайлап алалар: теркәлү, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәрестән тыш чаралары һәм педагогика нигезләре буенча тест, класс җитәкчесе тренажеры һәм «Минем тәрбия инициативасы» темасына видеовизитка тәкъдим итү. Мин бу форумда өченче ел катнашам. Беренче тапкыр класс җитәкчесе тренажеры этабыннан үтәлмәдем. Ә узган ел, авылда электр энергиясе сүнгәнлектән, сайтта башланган тестны тәмамлый алмадым. Ә анда шундый итеп төзелгән ки, тестны төгәл билгеләнгән вакыт эчендә, өзлексез башкарырга һәм тәмамларга кирәк. Ут кабынып, Интернет эшли башлагач, тестка кире кайту мөмкин түгел иде инде. Шулай итеп, мин сайлап алу турыннан төшеп калдым. Һәм менә быел мин үз максатыма ирештем. Кайберәүләр бәлки минем бу форумда катнашуымны башкаларның ярдәме (ниндидер матди, финанс ярдәмне күз уңында тотам) белән булгандыр дип уйлар. Юк, бу алай түгел. Фәкать үз тәҗрибәм, тырышлыгым белән ирештем мин моңа. Бу эшне башкарып чыгуда ярдәм иткән гаиләм, коллегаларым, укучыларым, ата-аналарга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Русия буенча бу форумда катнашу өчен барлыгы 65 мең гариза кабул ителгән. Шуларның 3000 генә катнашу бәхете елмайды. Республикабызның 65 катнашучысы арасында без ир-егетләр дүртәү генә идек. Башкортстанның төньяк-көнбатышыннан өч кенә класс җитәкчесе бар иде. Безнең җитәкчебез Нефтекама шәһәренең инвалид балаларга дистанцион белем бирү республика үзәгенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, сыйныф җитәкчеләре форумы амбассадоры Зимфира Йосыпова иде. Һәрберебез өчен Башкортстан Республикасы гербы төшерелгән галстуклар һәм кулъяулыклар тектердек.

III Бөтенрусия класс җитәкчеләре форумы ике сменада үтте: 3-5 октябрьдә – башлангыч сыйныфлар класс җитәкчеләре, коррекцион мәктәп һәм СПО төркемнәренең кураторлары, 5-7 октябрьдә – урта һәм югары класс җитәкчеләре.

Форум 3 октябрьдә Гостиный дворда ачылды. Сәламләү сүзе белән Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова мөрәҗәгать итте. Шулай ук иҗтимагый проектлар буенча РФ Президенты идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Русия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, Русиянең «Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль дә котлады. Халыкара космос станциясеннән космонавтлар Олег Кононеко һәм Николай Чубның видеокотлау сүзләре дә яңгырады.

Тантаналы өлештән соң төрле секцияләрдә һәм платформаларда эш башланды. Һәр катнашучы форумга барганчы ук үзе теләгән секция яки платформа эшендә катнашуын хәстәрләп куярга тиеш иде. Секцияләр бөек совет педагоглары К.Д.Ушинский, В.А.Сухомлинский, Л.С.Выготский, А.С.Макаренко исемнәре белән аталган иде.

Башкортстан катнашучылары өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аетколова түгәрәк өстәл үткәрде.

Күренекле шәхесләр класс җитәкчеләренең мәгариф системасына кагылышлы сорауларына җавап бирде. Уку сайтларының төп җитештерүчеләре, китап нәшриятләре үз программалары һәм методик эшләнмәләрен тәкъдим итте, катнашучылар арасында төрле призлар уйнатты. Шулай ук педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышулар да зур әһәмияткә ия иде. РФ Мәгариф министры С.С.Кравцов белән очрашу мөһим моментларның берсе булды.

Форумның соңгы көнендә мәгариф өлкәсендә һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дәүләт Кремль сараенда ФКР педагоглары өчен Укытучылар көненә багышланган концерт искиткеч бүләк булды. Анда Русия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.

Үземне шундый форумның бер өлеше итеп тою – минем өчен зур горурлык. Анда катнашкан һәр укытучы өчен бу көннәр иң яхшылары булды. Мин үзем өчен илһам, төрле профессиональ конкурсларда, чараларда катнашу теләге алып кайттым. Бу форум миңа яңа белем, идеяләр белән кораллану мөмкинлеге һәм, әлбәттә, киләсе елда тагын да ФКРда катнашырга этәргеч бирде. Коллегаларымны да бу форумда мотлак катнашырга чакырам, – дип сөйләп үтте тәҗрибәле педагог.

Үзенең укытучы булып китүендә Наил Нәкыйп улы беренче мөгаллимәсе Нина Гәрәева, сыйныф җитәкчесе Илсөяр Нигамәтҗанованың роле бик зур дип саный. Ул шулай ук педагогия училищесындагы сыйныф җитәкчесе Лира Сөләймәнова турында да күңелендәге матур хатирәләре белән уртаклашты.

 – Тормыш иптәшем Гөлфирә Марат кызы, кызларым Миләүшә һәм Гөлназга рәхмәтлемен. Тормышта һәм эшемдә һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп яшим, – ди ул.

Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. 40 ел балаларга белем биргән, алар күңеленә ачкыч таба алган, аларны яраткан, хөрмәт иткән Наил Усманов та нәкъ менә шундый укытучыларның берсе.

 

,.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас