Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь , 16:28

Геолог студентлар Евгений Петров белән әңгәмәләште

Башкортстан башкаласында “ГеоВызов” II Халыкара геология чемпионаты башланды. Чараның беренче көненең төп вакыйгаларының берсе «Карьера көне» булды. Анда Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") җитәкчесе Евгений Петров лекция укыды һәм студентларның сорауларына җавап бирде.    

Геолог студентлар Евгений Петров белән әңгәмәләште
Геолог студентлар Евгений Петров белән әңгәмәләште

Евгений Петров сүзләренчә, геология разведкасы алдында зур бурычлар тора. Кешеләргә планетаның эчке торышын һәм казылмалардан файдаланырга өйрәнергә кирәк. Инде 2030 елга кешелеккә литий хәзергегә караганда 22 тапкыр күбрәк кирәк булачак. Кобальт, никель һәм графитка да ихтыяҗ зур.

Алга таба "Карьера көне" кысаларында сәхнәгә Русиянең җир асты байлыкларыннан актив файдаланучылары чыкты. Алар студентларга үзләренең масштаблы проектларын, файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалауның мәгълүмати санлы технологияләрен тәкъдим итте.

«Недра Африки» консорциумы президенты, профессор Пол Омаджи барлык катнашучыларны үзләрен ярыш программасына тулысынча багышларга чакырды.

- Барлык конкурсларда катнашып, үзегезнең белемегезне һәм гамәли күнекмәләрегезне киңәйтү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланыгыз. Теләсә кайсы ярышларда җиңү мөһим казаныш булса да, төп максатыгыз тәҗрибә туплау булсын, - дип ассызыклады Пол Омаджи.

Исегезгә төшерәбез: 2-9 сентябрьдә Башкортстанда “ГеоВызов” 2нче Халыкара геология чемпионаты уза. Төбәккә Русиянең 15 субъектыннан, шул исәптән яңа төбәкләрдән, шулай ук 11 чит илдән югары уку йортлары һәм геология юнәлешендәге махсус урта уку йортлары студентлары килде. Чемпионат Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") ярдәме белән үткәрелә.

Студентларны, ярышлардан тыш, мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә. Чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә практика узу мөмкинлеге алачак.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Автор:
Читайте нас: