Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 октябрь , 11:17

Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы

Сирена РӘХИМҖАНОВА Укытучы, мөгаллим, остаз... Нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр. Укытучы һәрбер кешенең тормышында зур урын алып тора. Ул – аң-белем таратучы да, киңәшче дә, ярдәмче дә, тәрбияче дә, могҗиза кылучы да.

Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы
Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы

Бәдрәш авылында яшәүче Финат Гарипов  шундый укытучыларның берсе.

Ул 1958 елның 17 мартында Түбән Салаевка авылында Фәния һәм Кәбир Гариповларның күп балалы гаиләсендә туа. Бәдрәш, Югары Тәтешле 2нче урта мәктәпләрендә белем ала. Хезмәт юлын Бәдрәш мәктәбендә хезмәт, рәсем укытучысы булып башлый.  Хәрби хезмәтен ул Ерак Көнчыгышта үтә. Армиядән кайткач, «Октябрь» колхозында комбайнер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Югары белем алу теләге аны Башкорт дәүләт педагогия институтына алып килә. Финат Кәбир улы тарих һәм инглиз теле факультетын уңышлы тәмамлап, 1984 елда туган Бәдрәш мәктәбенә эшкә кайта. Менә 40 ел инде ул балаларга тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Шушы еллар дәвамында күпме көч түгелгән, күпме хезмәт куелган! Хәтергә мәктәп белән бәйле күпме истәлекләр салынган!

Тарих – катлаулы фән. Аны һәр укучы да яратып бетерми. Ә һәр укытучы балаларның үз фәнен яратуын тели. Бу мәсьәләдә, һичшиксез, педагогның осталыгы, үз эшенә җаваплы каравы һәм һәр дәресенә иҗади якын килүе зур роль уйный. Финат Гарипов  бу яктан үз эшенең чын остасы. Укучылар аның дәресенә бик теләп керәләр, тарихны яратып, зур кызыксыну белән өйрәнәләр, чөнки ул катлаулы темаларны да гадиләштереп, бала күңеленә тиз үтәрлек итеп бирә. Сөйләме дә матур, тавышы тыныч. Шуңа да балалар Финат Кәбир улының дәресен көтеп алалар. Аның укучылары төрле ярышларда призлы урыннар яулый. Ә укытучы хезмәтенә өчен бу иң зур бәя.

Балаларга ягымлы, мөлаем мөнәсәбәте, хезмәттәшләренә игътибарлы булуы, хөрмәт белән каравы, яшьләрчә шаян да була белүе – Финат Гариповның үрнәк итеп куярлык күркәм сыйфатлары. Ул яшь укытучылар өчен акыллы киңәшче дә, ярдәмче дә.

Мөгаллим авыл, районыбызның җәмәгать тормышында да актив катнаша.  Ул озак еллар участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. 30 елдан артык мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкли. Район һәм республика күләмендәге спорт ярышларыннан да читтә калмый остаз. 2019 елда Уфада «Башкортстан пенсионерлары спартакиадасы»нда һәм агымдагы елда Октябрьский шәһәрендә «Спорт ветераннары» ярышында 1нче урыннар яулаган. Узган атнада «Планета Спорт» физкультура-сәламәтләндерү комплексында үткән «Башкортстан пенсионерлары спартакиадасы»ның муниципаль этабында йөгерү буенча  1нче, ГТО ярышлары буенча 2нче урыннарга лаек була.

Финат Гариповның хезмәте югары бәяләнә. Ул мәгариф өлкәсендәге уңышлы хезмәте өчен «РБ мәгариф отличнигы» исеменә, Башкортстан мәгариф профсоюзы Дипломына лаек була.

Финат Кәбир улы  үз балаларына да  тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырган. Хәзер инде ул тугыз оныгының яраткан зүрәтисе.

Рус шагыйре Максимилиан Волошин болай дигән: «Тормыш – бертуктаусыз нәрсәне дә булса өйрәнү. Таягыңны ал да алга атла!»  Менә шулай өлкәннәрне ихтирам итеп, яшьләрне тәрбияләп, якыннары турында хәстәрлек күреп, тормыш буйлап алга атлый Финат Кәбир улы.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: