Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге мәкаләм. Сүз Югары Тәтешленең «Җәйгор» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Садретдинова турында. Ул – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, югары категорияле, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче.
Гүзәл – Кальтәү авылында Гамилә һәм Тимергали Актиевларның күпбалалы гаиләсендә туып-үскән. Туган авылы мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, белем алуын Нефтекама педагогия колледжында дәвам итә. Хезмәт юлын Яңа Чокыр башлангыч мәктәбендә укытучы буларак башлап җибәрә. Аннан соң инде районның төрле белем учакларында хезмәт сала. Ә 2013 елдан бирле ул «Җәйгор» балалар бакчасының алыштыргысыз тәрбиячесе. «Тәрбияче һөнәрен сайлаганга үкенмисеңме?» – дигән сорауга ул: «Бу һөнәрне ник сайладың, дисезме? Иң мөһиме – сайлаган юлымның дөрес булуы. Минем өчен бу һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, омтылыш. Үз эшемне бик яратам, балалар бакчасына сөенә-сөенә киләм. Ни белән генә мәшгуль булсам да, әгәр бала үзенең кечкенә генә проблемасы белән яныма килсә, мин бар эшемне читкә куям. Яхшы сүзләр табам, һәр нечкәлеген аңларга, аның кәефен күтәрергә тырышам.
«Хәзерге катлаулы заманда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре нинди? Алар белән эшләве кыенлыклар тудырамы?» – дигән сорауларны да бирмичә булдыра алмадым.
«Ышаныч һәм үзара аңлашу булганда бар нәрсәне дә җайга салып була. Ата-аналар белән мөгаләмәне ничек башлап җибәрәсең, ул шулай дәвам итә. Балаларның ата-аналары безнең белән бер дулкында йөзә, балаларга укыту-тәрбия эшен алып бару шартларын уңайлырак, сыйфатлырак итүнең кирәклеген яхшы аңлыйлар, шуңа да һәр башлангычыбызны күтәреп чыгарга әзер генә торалар. Алар балалар бакчасында оештырылган өмәләрдә дә теләп катнашалар. Һәрчак ярдәмчел, аңлаучан ата-аналарга зур рәхмәтлемен. Ә инде синең һәр сүзеңне бирелеп тыңлаучы сабыйларны күргәндә үзеңнең кирәклегеңне аңлыйсың. Балаларның ярату сере гади: алар ачык һәм саф күңелле. Сабыйлар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Минем өчен иң яхшы бүләк – нәниләрнең шатлыклы елмаюы һәм «ә сез иртәгә киләсезме?» дип соравы. 25 ел балалар белән эшлим. Үземне сабыйларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм».
Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер үзгәрешләр кертеп тору да кирәк. Көн саен нинди дә булса яңалыкны үзләштереп, файдалы мәгълүматлар алып, Гүзәл Тимергали кызы аларны башта үзе җентекләп өйрәнә һәм аннан соң коллегаларына җиткерә. Эчкерсез һәм ачык күңелле булганы, коллектив белән уртак тел табып эшли белгәне өчен хезмәттәшләре аны ихтирам итә. Ул үзе дә хезмәттәшләре турында бары яхшы фикерләр генә җиткерде. «Иртәдән кичкә кадәр бергә булган тәрбияче ярдәмчесе Ләйсән Иманова белән бик тату эшлибез. Хезмәтемдә аның ярдәме бик зур. Коллективыбыз дус һәм бердәм», – ди Гүзәл Садретдинова.
Нәниләр өчен төрле уенчыклар ясау – аның иң яраткан шөгыле. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да яраталар, хөрмәт итәләр. Гүзәл Тимергали кызы хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнә. Ләкин аның кылган изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар ул тәрбияләгән балаларның күңелендә, йөрәгендә яши.
Гүзәл Тимергали кызы туган җанлы ханым. Җай чыккан саен, авылда яшәүче апасы гаиләсе янына ашыга, һәрдаим хәлләрен белеп тора. Кадерле балалары – улы Илназ, кызы Гөлүзә, кияве Динар, туганнары, яраткан эше, хөрмәт иткән хезмәттәшләре булганга сөенеп яши ул. Якыннары аңа олы терәк һәм таяныч булып торалар.
«Рәссам булып туган кебек, тәрбияче булып та туарга кирәк», – дип язган Карл Вебер. Бу хак сүзләр бар җаны белән тәрбияче булган Гүзәл Тимергали кызына бик туры килә.