Новости
14 июль 2022, 11:04

Котлыйбыз!

Күрдем авылында гомер итүче МОСТАФИНА Фидәлия Хәби кызы күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ямьле Әри буенда туып-үсеп, Күрдем авылында үз бәхетен тапкан кадерлебез МОСТАФИНА Фидәлия Хәби кызы күркәм юбилеен билгели. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әниебез, әтиебез Кадим Мирзаян улы белән 51 ел кулга-кул тотышып, матур гомер кичерәләр. Безгә, өч улына, тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай сәламәтлек, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Балаларың Марат-Зөһрә, Айрат-Наилә, Илдар-Зөлфия, оныкларың, оныкчыгың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас