

Гәрәбәшта яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Диния Габбас кызы һәм әтиебез, дәү әтиебез Фәнис Йосып улы ЯППАРОВЛАРНЫ иңне-иңгә куеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп тормыш коруларына 50 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз! Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул! Без – балаларыгызны – җылы ояда җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур гомер итүегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куя. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңелегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып киләбез. Монда безне ягымлы әнкәебез, күркәм холыклы әткәебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балалар, оныклар, оныкчыкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Юбилеегыз белән кайнар котлап,
Изге теләк бүләк итәбез.
Һәрчак безгә шатлык өләшүче
Булырсыз, дип өмет итәбез.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.