Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2022, 11:06

Тырышсаң – табыла, ташка кадак кагыла...

Районыбызның дүрт почта бүлекчәсе иң-иңнәр исемен яулады

Тырышсаң – табыла, ташка кадак кагыла...
Тырышсаң – табыла, ташка кадак кагыла...

Һәр хезмәтнең үз нечкәлекләре, үзенә генә хас максат-бурычлары була.Һәм шуңа ирешү, шушы үрне яулау өчен эш кешесе бар көчен һәм тырышлыгын сала. Бу уңайдан районның почта хезмәте дә искәрмә түгел.

Гомер-гомергә шулай булган, бүген дә шулай: куелган планны үтәү мәҗбүри. Ә аны тиешле дәрәҗәсенә җиткерү өчен, ай-һай, ничек тырышырга кирәк. Монда инде почта бүлекчәләре начальниклары һәм хат ташучылары алдында үз биләмәләрендә яшәүче халык белән тыгыз элемтәдә эшләү, абунәчеләргә тиешле матбугатны җитәрлек күләмдә һәм вакытында илтеп җиткерү бурычы тора.

Шушы көннәрдә район редакциясе коллективы менә шушы максатларны алга куеп эшләгән, шул нәтиҗәләрдә матур хезмәт уңышларына ирешеп, агымдагы елның икенче яртыеллыгына ≪Тәтешле хәбәрләре≫ гәзитенә язылу буенча үрнәкле күрсәткечләр биргән почта бүлекчәләрен билгеләп һәм бүләкләп үтте.

Әйтергә кирәк, елның-елында бер үк диярлек биләмәләр билгеләнә. Бу инде анда яшәгән халыкның активлыгы да, җитәкчелекнең җаваплылыгы да дигән сүз.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Аксәет почта бүлекчәсе (начальнигы Зөлфирә Әхмәрова), 2нче урынга Ялгызнарат (Әсилә Талипова) һәм 3нче урынга Күрдем (Ирина Шәйхетдинова) һәм Шулган (Әнүзә Ситдыйкова) почта бүлекчәләре лаек булды. Аларга олы хөрмәтебезне җиткереп, истәлекле бүләкләребезне өләштек без, алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлектә булырбыз дигән теләктә калдык.

Вакыт үтә. Матубугатларга 2023 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе дә старт алды. Монысында да бергә булырбыз һәм сынатмабыз, Аллаһ боерса.

Миләүшә ГӘРӘЕВА

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: