

Иске Кайпанда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез ГАЛИЕВА Рүзилә Рәфис кызын күркәм юбилее – 50 яше белән ихлас йөрәктән котлыйбыз! Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән балаларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын тоеп, әтиебез белән бергә кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез. Безне кадерләп үстереп, дөрес юл сайларга күрсәткәнегез, яратып кайгыртканыгыз өчен сезгә зур рәхмәтлебез.
Син бит безнең олы бәхетебез,
Син бит безнең йөрәк җылысы.
Безгә сүнмәс яшәү дәрте биреп,
Йортыбызны ямьләп торучы.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Тормыш иптәшең Радик, балаларың Алсу, Илназ, Айнур һәм туганнарың.