

Быел Русиягә гриппның сәламәтлеккә җитди зыян китерүче төре килгән, дип кисәтә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова.
Аның әйтүенчә, А (H1N1) гриппы вирусы 2009 елда пандемия барлыкка китерде. "Дуңгыз гриппы" дип аталган бу чир күп катлауланулар белән үтә, сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен ул үлемгә дә китерергә мөмкин.
Табиблар билгеләвенчә, чирнең беренче билгеләре – хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү, гомум торыш начараю, танауда һәм тамакта үзгәрешләр башлану. Инкубация чоры ким дигәндә – берничә сәгать, күп дигәндә – 7 көн. Чир билгеләре барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки дөрес дәвалау билгеләр өчен тәү чиратта аның гриппмы яки ковидмы икәнлеген ачыклау зарур.
Бу авыру тиз таралуы белән дә хәвефле. Шуңа Роспотребнадзор гриппка каршы тору чараларын кабул иткән. Тәү чиратта мәктәпләргә хатлар җибәрелгән.
“Әгәр укучыларның 20 проценттан күбрәге дәрескә килмәсә, сыйныфны (яисә мәктәпне) дистанцион укуга җибәрергә кирәк. Балалар инфекцияне бер-берсенә тапшырмасыннар һәм йоктырмасыннар өчен аларны аерырга кирәк”, – ди Попова.