Новости
11 гыйнвар 2023, 09:11

25 мең русияле мөселман хаҗ кыла алачак

Мондый сандагы квота Русия мөселманнарына 2007 елда бирелгән иде.

25 мең русияле мөселман хаҗ кыла алачак25 мең русияле мөселман хаҗ кыла алачак
25 мең русияле мөселман хаҗ кыла алачак

 Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин узган елның 30 декабрендә “Россия-24” телевизион каналына биргән интервьюсында : «Корольлек, киләсе елда Русия мөселманнары Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм Гомрә эшләре министрлыгы бүлеп биргән 25 мең кешелек квотага ия булачак, дип ышандыра. Барлык теләүчеләр дә хаҗ кыла алыр дип өметләнәбез», - дигән иде.

9 гыйнварда Җиддә шәһәрендә Русия Хөкүмәтенең Дини оешмалар мәсьәләләре комиссиясенең Хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфыйк әр-Рабийә белән эшлекле сөйләшүе барышында Русия мөселманнары өчен 25 меңлек квота булуы расланды. Әлеге сан әле 2020 елда билгеләнгән иде, әмма эпидемиологик хәлнең киеренкелеге аркасында үткән елда барлык илләр өчен дә хаҗ кылучылар саны киметелде.

Хаҗиларга коронавируска (Covid-19) һәм «сезонлы грипп»ка каршы вакцинация үтелгән, шулай ук менингитка каршы дүрт компонентлы ACYW вакцинасы ясатылган булырга тиеш.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас