Акбулатта яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез САФИНА Ләбибә Ибраһим кызын күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгыхәсрәтсез көннәр, а к б ә х е т л ә р , балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә дә яшә әле!
Еллар үтә, диеп, борчылма син,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде шулай,
Әни, диеп назлап эндәшеп.
Сәламәт бул, әни, озак яшә,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Һәр туар таң сиңа гел шатлыклар,
Тыныч тормыш, бәхет китерсен.
Балаларың Лилия-Илмир, Дамис, оныкларың Илгиз, Алмаз.