Ялгызнаратта гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, сөекле дәү әниебез МӨГАЛИМОВА Мәүлидә Хәйбулла кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 70 яше белән кайнар тәбрик итәбез. Кадерлебез, йөрәк түреннән чыккан иң җылы, иң изге теләкләребезне кабул итеп ал. Без дип типкән йөрәгең, газизләрем, дип үткәргән елларың өчен синең алда мең-мең рәхмәт әйтеп баш иябез. Йортыбызны нурлап, җаннарыбызны иркәләп, назлап яшәвең һәммәбез өчен зур куаныч, әйтеп бирә алмаслык олы шатлык, чөнки туган нигез җылысы әниләр карашында, әниләрнең назлы кочагында саклана. Без моны ерак-ерак чакрымнар аша да тоеп, шуның белән көчле булып яшибез. Газизебез, сиңа озын-озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, көтмәгәндә килгән шатлык-куанычлар тулы парлы матур гомер телибез.
Күңелләрең синең гөлләр кебек,
Йөрәгеңә күпме наз сыйган.
Син елмайсаң, әни, әйтерсең лә,
Яктырыплар китә бар җиһан.
Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен шатлыклар.
Телибез сиңа, әни, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.
Әтиебез Дамир, барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Альбина.