-5 °С
Болытлы
Боргынбашта яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ШӘМСИЕВА Лүзә Хатыйп кызын 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Әниебез, син өебезнең яме, җылы кояшыбыз. ә
тормышта – үрнәк һәм терәк. Сиңа хәерле гомер, ныклы сәламәтлек , күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.
Туган көнең, әнкәй, алып килсен
Бары сәламәтлек-шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Гомерләрең озын булсын, әнкәй,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз, бик тә кадерле.
Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.