Новости
13 декабрь 2024, 08:32

Халык хәтере – мәңгелек

Абруйлы иҗтимагый оешма аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә максатлы эш алып бара

Халык хәтере – мәңгелекХалык хәтере – мәңгелек
Халык хәтере – мәңгелек

Һәр буынның гына түгел, һәр кешенең язмышы – тарих. Шуңа да тарихны онытырга ярамый. Бу җәһәттән Бөтендөнья башкортлары корылтае еллар дәвамында эзлекле зур эш башкара. Мисал өчен, соңгы биш елда башкорт халкының, республика һәм ил үсешенә саллы өлеш керткән күренекле ватандашларыбызның исемнәрен мәң­геләш­терү буенча илледән артык башлангыч тормышка ашырылды.


Иң зур эшләрнең берсе – данлыклы генерал Шәйморатовның исемен халыкка кайтару буенча чаралар. Аерым алганда, Бөтендөнья башкортлары корылтае “Шәйморатов варислары” проектын игълан итеп, данлыклы 112нче башкорт атлы дивизиясе яугирләренең исемлеге тупланган китап чыгарды. Искиткеч бай, уникаль мәгълүматлар ташка теркәлде.


Әйтергә кирәк, мәңгеләштерү эшләре Башкортстаннан читтә, башкорт халкы күпләп яшәгән башка төбәкләрдә дә актив алып барыла. Бу җәһәттән Пермь крае башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Рәсил Мөхәммәтҗәновның актив эшчәнлеге аерым игътибарга лаек.


Берничә ел элек төбәктә, Барда районында тарихи вакыйга булды – тантаналы рәвештә “Ата-бабаларның алтын китабы” аллеясы ачылды. Ул китаплар формасындагы арт-объектлардан тора һәм Гайнә башкортларына багышланган тарихи монументаль комплексның дәвамын хасил итә. Аллея Пермь крае башкортлары корылтаеның “Гайнәләр: минем халкым, телем, тарихым ата-бабалардан калган алтын китапларда” дигән проекты, Пермь крае губернаторы хакимияте ярдәмендә, шулай ук, Башкортстан Башлыгы һәм Ватандашлар ширкәтенә булышу фонды грантлары исәбенә гамәлгә ашырылган. Бу дүрт арт-объектта данлыклы Гайнә башкортларының – Туктамыш Ижбулатовның, Исмәгыйль Тасимовның, Гайнә башкортлары арасыннан Салават Юлаевның сигез полковнигының, шулай ук гайнәләрдән тупланып, 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан 20 полкның тарихлары чагылдырыла. Былтыр исә Пермь шәһәрендә билгеле сәнәгатьче, Куян авылыннан чыккан күренекле милләттәшебез Исмәгыйль Тасимовка бюст ачылды, ул да, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды һәм Пермь крае губернаторы хакимияте ярдәмендә тормышка ашырылды.


Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елында, 2022 елның августында, Авыргазы районы Толбазы авылы мәктәпләренең берсенә башкорт әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе Рәшит Назаров исеме бирелде.


– Бөтендөнья башкортлары корылтае күп еллар дәвамында Рәшит Назаров исемен нәкъ аның туган ягындагы мәктәпкә бирүне максат итеп куйды. Ватандашларыбыз республикабызның мәдәниятенә һәм тарихына, башкорт халкының рухи үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәрен истә тотарга тиеш. Башкорт әдәбияты классигы Рәшит Назаров иҗаты белән башкорт әдәбияты үсешенә генә түгел, дөнья әдәбияты үсешенә дә саллы өлеш керткән шәхес. Аның шигъри иҗаты – башкорт теленең матурлыгын һәм халкыбызның рухи көчен чагылдыручы югары сәнгать үрнәге. Киләчәктә дә бу мәктәпкә ярдәм итәчәкбез, шулай ук, Рәшит Назаровның исемен мәңгеләштерүгә бәйле чараларны әзерләүдә мәктәпкә ярдәм күрсәтәчәк-
без, – диде бу уңайдан Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова.
Быел исә бу сүзләрне куәтләгән тагын бер мөһим вакыйга булды – Авыргазы районында, Рәшит Назаров исемен йөрткән гимназия каршында, бөек башкорт шагыйренә бюст ачылды.


Самара өлкәсендә исә күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, хәзерге башкорт тел гыйлеменә нигез салучыларның берсе булган Габбас Дәүләтшинга багышланган чаралар үтте. Самара өлкәсенең Зур Глушица районында аңа һәйкәл ачылды. Бу җәһәттән Самара өлкәсе башкортлары корылтае башлангычын Русиянең Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн, Башкортстан Республикасы җитәкчелеге дә хуплады. Һәйкәлнең скульпторы – Башкортстанның атказанган рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәниф Хәбибрахманов.


Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Хәбибулла Габитовның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе исә Әбҗәлил районында үткән Түңгәвер ыруының бишенче съездында күтәрелде. Бу эш белән Бөтендөнья башкортлары корылтае республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте һәм күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шушы турыда Указы чыкты.


Җиденче ел рәттән Бүздәк районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе, башкорт теле укытучысы З. Р. Мостафина җитәкчелегендә “Халиков укулары” үтә. Быел республика укучылары арасында үткән гыйльми-гамәли конференция олуг шәхесебез Муллаян Халиковның тууына 130 ел тулуга багышланды. Агымдагы елның июлендә исә Уфада Бөек Ватан сугышы ветераны, республикада сәламәтлек саклау һәм югары медицина мәктәбен оештыручы, Башкорт дәүләт медицина институтын булдыруга зур өлеш керткән Зәйнулла Ихсановка истәлекле тактаташ ачылды.
Мондый мисаллар бик күп. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның бу юнәлештә киләчәккә планнары да бихисап, чөнки бөек урыс язучысы Александр Пушкин сүзләре белән әйтсәк, “әти-картәтиләрнең даны белән горурлану кирәк кенә түгел, бу мөһим һәм мотлак та”. Һәр буынның бурычы – киләчәк буынга халкыбызның тарихи үткәнен җиткерү, күңелләрдә горурлык тойгысын үстерү, чөнки тамырсыз халыкның рухы корый һәм ул үзеннән-үзе бетүгә дучар була.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Автор:
Читайте нас