-11 °С
Болытлы
Беләштә яшәүче сөекле әниебез ЗАКИРОВА Рәмзия Рамазан кызын олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Кадерлебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне с ү н д е р м и ч ә , бәхетле картлыкта озын гомер кичерергә язсын. Гомер буе без –
балаларың – дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа!
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Балаларың һәм оныкларың.