Югары Тәтешледә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ШӘЙНУРОВА Райлә Зидым ы ш к ы з ы н 70 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Игелекле, мәрхәмәтле, ш ә ф к а т ь л е , уңган булуың белән һәрвакыт безгә үрнәк булып торасың. Газизебез, син безнең иң якын кешебез! Күңел җылың, иксез-чиксез яхшылыгың өчен сиңа зур рәхмәтлебез. Юбилеең мөбарәк, тормышың бәрәкәтле, куанычлы булсын. Дөньяның бар тәмен-ямен тоеп, күңел тынычлыгына, шатлыкка төренеп, сәламәтлектә озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә.
Шатлык булсын һәрчак юлдашың,
Сүнми янсын гомер кояшың.
Балаларың Айдар-Диләрә, Айрат-Лилия, Данис-Айсылу, оныкларың Эльвина, Азалия, Айназ, Лениза, Рузаль, Альгиз.