Новости
26 февраль 2025, 11:26

Үзгәрешләр яңа мөмкинлекләр ача

Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы ныклы адымнар ясала. Даими рәвештә мәгариф оешмаларында матди-техник база яхшыртыла, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырыла, мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелә.

Үзгәрешләр яңа мөмкинлекләр ачаҮзгәрешләр яңа мөмкинлекләр ача
Үзгәрешләр яңа мөмкинлекләр ача

БР Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирден белдерүенчә, Башкортстан җиһазландырыла торган мәктәпләр саны буенча алдынгылар рәтендә бара, республика Русиядә − 4нче, Идел буе федераль округында 1нче урынны били. Барлык районнардагы 711 мәктәп яңа җиһазлар алачак.

Районыбызда да белем бирүгә аерым игътибар бирелә. Гали Чокрый исемендәге гимназиядә дә зур үзгәрешләр булды. 2023 елда монда «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» федераль программасы буенча капиталь ремонт үтте. Аның барышында белем сыйфатын яхшырту максатында тугыз миллион сумнан артык суммага җиһазлар сатып алынды. 2024 елда гимназия «Беренчеләр хәрәкәте» проект активлыгын гамәлгә ашыруга 1 774 000 сум күләмендә грант ярдәменә ия булды. Башкортстан Республикасы муниципаль мәгариф учреждениеләре укучылары инициативаларына нигезләнгән инициатив бюджетлаштыру проектларын гамәлгә ашыру кысаларында «Zorro» мәктәп тиры ачылды.

− Хәзер безнең укучылар заманча җиһазландырылган кабинетларда белем ала. Мәктәптә эшләп килүче «Үсеш ноктасы» программасы да балаларның сәләтен үстерүгә яңа мөмкинлекләр ача. Гимназиядә ике «Шәйморатов класы» булдырылды. Коллективыбызда тәҗрибәле, үз эшен, балаларны яраткан педагоглар белем бирә, − ди гимназия директоры Зилә Гомәрова.

 2024 елның 1сентябреннән мәктәпләрдә «Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре» фәне кертелде. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында республикада мәктәпләрнең предмет кабинетларын заманча җиһазлар, укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү каралган. Гимназиядә «Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре» дәресен тәҗрибәле педагог Андрей Муллаяров укыта. Укучылар дәресләрдә хәрби әзерлекнең база күнекмәләрен үзләштерәләр, тактика нигезләрен, карталар белән эшләргә өйрәнәләр, илебезнең техник-хәрби потенциалы турында белем алалар, Русия сугышчыларының батырлыклары турындагы тарихи фактларны өйрәнәләр.

− Балалар практикада башлангыч хәрби әзерлек белән сыйфатлы шөгыльләнә алсын өчен, төрле коралларның макетлары белән практик дәресләр үткәрелә. Моның өчен автомат, пневматик пистолет һәм винтовкаларыбыз, биотлоник мишеньнәр, пуля тоткычлы мишеньнәр, җәя һәм укларыбыз, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнү өчен тренажер-манекеннар бар. Лазерлы тирдагы өйрәнүләребез дә бик мавыктыргыч үтә. Район һәм республика күләмендә үткән спорт һәм патриотик чараларла актив катнашабыз, −дип сөйләп үтте Андрей Вячеславович. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк: Андрей Муллаяров районның «Яшь армиячеләр» штабы җитәкчесе дә.

− Хәзерге вакытта мәгариф системасының өстенлекле бурычы – Русиянең традицион рухи кыйммәтләрен уртаклашучы, үз потенциалын заманча җәмгыять шартларында тормышка ашырырга сәләтле, тыныч тормышка һәм Ватанны сакларга әзер булган югары әхлаклы шәхес үстерү. Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларында һәм федераль төп гомуми белем бирү программалары эчтәлегенең 40 проценты нәкъ менә тәрбия потенциалын тормышка ашыруга багышланган. Монда беренче урында гражданлык һәм патриотик тәрбия тора, − ди район мәгариф бүлеге начальнигы Руслан Бәдертдинов.

Агымдагы елда республика мәктәпләрендә Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре һәм хезмәт (технология) кабинетлары җиһазландырылачак. Бу максатларга тотылган акчаларның гомум күләме 203,5 миллион сум тәшкил итә. Модернизация нәкъ менә шушы фәннәр кабинетларыннан башлана, чөнки аларда яшь буын үз Ватанын яратырга һәм сакларга, зур һәм кече Ватанга хезмәт итәргә өйрәнә.

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас