Иске Кайпанда яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ШӘЙМӘРДАНОВА Нәфисә Мөхәмәтдин кызын 65 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең рәхмәт сиңа, газизләрдән-газиз әниебез. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык юлдаш булсын сиңа. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Балаларың, кияүләрең,онык-оныкчыкларың.