Новости
17 март 2025, 10:18

Көткән кеше кайта ул…

Зур иркен якты йортка килеп кердем. Кояш тәрәзәләрдән нурлар сибеп, өй эчен тагын да яктырак иткән. Бер тавыш юк, тып-тын. Кайчандыр Нуриәсма һәм Әҗмөхәмәт Әхмәтвәлиевларның ишле гаиләсе яшәгән йорт бу. Җиде бала үскән өйдә бала-чага тавышлары тынып тормаган. Хуҗаның оста куллы, тырыш кеше булганы да күренә. Ул ясаган ишегалды баскычлары әле дә матурлыгын югалтмаган: селте суы белән юган шикелле ялт итеп тора.  

Көткән кеше кайта ул…Көткән кеше кайта ул…
Көткән кеше кайта ул…

 

Шушы тынлыкта изрәп йокыга талган хуҗабикә, 85 ел дөнья йөген тарткан Фәния апаның начар күрүе дә, бераз саңгырау булуы да гаҗәп түгел. Таныш кешесен күрүенә, күзләрен ачып, кочаклап ук алды. Гомер буе колхозда, ындыр табагында тузан иснәгән, ашлык агулап, күпме зарарланган ул. Язмыш Фәния апаны ярыйсы гына сынаган. Балачактан әтисез калып, ятимлек ачысы татып үскән ул. Кадерлесе Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган. Фәния апа тормыш йөгенә иртә җигелгән: 15 яше тулар-тулмас торф әзерләүдә эшләп кайткан. Беренче никахлашкан ире холыксыз, кул күтәрә торган булган. Икенчесе яшьли генә печән хәзерләгәндә машинадан килеп төшеп вафат була. Ирдән бәхетем булмас инде, дип яшәгәндә, хатыны үлгән, җиде баласы белән тол калган Артавыл кешесе кулын сорап килә. Әҗмөхәмәт белән килешеп яшәп китә алар. Гәүдәгә нык, тоткан җирдән сындырырлык көч-гайрәте ташып торган Фәния апа ятим калган балаларны үз канаты астына ала. Ул килгәндә төпчекләре Фәнгатькә – 11, Идрискә 13 яшь була. Калганнары үсеп читтә укыйлар, ә өлкәнрәкләре Физилә һәм Кальфәт башлы-күзле булып, үз гаиләләре белән яши. Ир баланы тәрбияләргә, ашатырга, өс-башын юарга – үз балалары кебек аларны кабул итәргә кирәк. Фәния апа улларын бик ярата, малайлар да, әни, дип, өзелеп тора. Идрис өйләнгәч, йорт тергезеп чыкканчы алар дүрт ел бергә яшиләр. «Киленем Гөлназ бигрәк әйбәт, ягымлы, уңган. Әле дә балакаем ул бар», – дип, мактап алды аны Фәния апа.

Ә Фәнгатьнең никтер гаилә тормышы барып чыкмый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авылда хуҗалыкта төрле эштә йөри, аннан Тәтешледә «Мегабит» җәмгыятенә эшкә урнаша. Махсус хәрби операция башлангач, үзе теләп яу кырына китә ул. Кыска вакытлы ялга кайтып китүенә дә елдан артык вакыт узган. Җиңгие Гөлназ, абыйсы Идрис белән элемтәгә чыгып, Фәния апаның хәлен белешеп тора. «Алгы сызыктамын, тегеләрнең «тимер кошларын» аулыйбыз», – ди яугир.

– Тавышында сагынганы сизелеп тора. Урман-кырларда, иркенлектә колындай чабып, уйнап үскән, сабантуйларында көрәшеп бил ныгыткан авыл егете бит ул. Ничек сагынмасын. Шулкадәр каты, кансыз сугыш барганын без аңлап торабыз. Фәнгать барысын да сөйләп тә бетерми. Инде кайтам, инде кайтам, дип талпына, тагын нәрсәдер тоткарлый. Ризык йөртә кешене, энебезне яуга озатканда тешләткән ипие көтә, исән-сау кайтыр Аллаһы боерса, – ди Гөлназ. Ул үзе авыл кибетендә сатучы булып хезмәт сала. Иртәле-кичле Фәния апаның хәлен белеп, кирәк-яракларын кертеп чыга.

Өйдә акрын гына «Юлдаш» радиосы тапшырулары бара. «Сүзләрен аңламасам да көйләрен ишетәм, шул көйләргә кушылып, җырлап та алам, дөньяларымны онытып торам. Ә телевизорны Фәнгать улым киткәннән соң кабызганым да юк. 2023 елның июнендә ялга кайткан иде, ул да бик карамады. Тавыштан туеп кайткандыр балакаем», – ди Фәния апа. Олы кешегә бер җылы сүз җитә, дигәннәре хак сүз. Хуҗабикә гәзит битләрендә дөнья күргән махсус операциядәге хәлләр белән хәбәрдар.

– Фәниснең абыйсын язгансыз бит, баһадир булып басып тора. Гомер буе «Тәтешле хәбәрләре»н алдырдым. Күзем начарланса да укырга тырышам, район яңалыкларын беләсе килә бит. Улымны бигрәк сагындым, көтүләре, ай-һай, авыр, тизрәк бетсен иде бу сугышлар. Сугыш бит ул ятимлек китерә. Без монда әйбәт яшибез: пенсияне вакытында китереп бирәләр, бернигә дә мохтаҗлыгым юк. Көзен авыл Советы утын да китерде, киленем дә ярдәм итеп тора, тамакны үзем туйдырам. Сәламәтлек кенә какшады, колак шаулый, күз начар күрә. Фәнгатьнең кайтуын түземсезлек белән көтәм, – дип авыр сулап куйды Фәния апа.

Ватаныбыз иминлеге сагында торучы «Әхмәт»не өендә әнисе белән туганнары көтсә, читтә буй җиткән бердәнбер кызы да көтә. Көткән кеше кайта ул, кайтмый калмас. Яугирләребезнең рухы сынмасын, кылган догаларыбыз аларны сакласын.

Әйе, көткәннәр көтеп алу бәхетенә ирешә ул. Мәкаләбезне басмага әзерләгән көннәрдә безгә шатлыклы яңалык – Фәнгатьнең кыска вакытлы ялга кайту хәбәре килеп иреште. Исән-сау бул, яугир!

 

                

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас