Новости
4 апрель 2025, 04:33

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләребез ШӘЕХОВА Әлфирә Габделхәй кызын һәм Рәфис Гайнетдин улын гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче әниебез, дәү әниебез ШӘЕХОВА Әлфирә Габделхәй кызын – 75 яшьлек юбилее, әтиебез, дәү әтиебез Рәфис Гайнетдин улын туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әти-әниебез 50 ел бергә гомер итеп, олы абруй яулаган кешеләр.
Кадерлеләребез! Һәр туар таң шатлык белән атсын, Ходай сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, шәфкать фәрештәләре беркайчан да ташламасын, балаларыгыз һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуыгыз, безнең шатлык-борчуларны йөрәгегез аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуыгыз өчен мең-мең рәхмәт, әти-әниебез!
Әле һаман без дип яшисез сез,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, сезнең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сезгә сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларыгыз.
Чирне белми, кайгы-хәсрәт күрми,
Япь-яшь булып калсын күңелегез.
Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,
Яхшылыгыгыз белән үрнәк сез.
Авыр чакта сезгә таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк сез.
Балаларыгыз Илнур, Гөлнар, киленегез Зилә, оныкларыгыз Ренат, Гөлшат, Илшат.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас