Новости
15 апрель 2025, 10:47

Техникаң төзекме, игенче?

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үткәрү – чәчү кампаниясенә әзерлекнең мөһим этабы. Авыл хуҗалыгында көзге кыр эшләре төгәлләнергә өлгерми, инде киләсе елның язгы чәчүләре өчен әзерлек башлана.

Техникаң төзекме, игенче?Техникаң төзекме, игенче?
Техникаң төзекме, игенче?

Авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма инвентарьне эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу – һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник караулар да шул нияттән үткәрелә.

Район хуҗалыкларында алдан төзелгән график буенча язгы кыр эшләрендә катнашачак трактор һәм тагылма инвентарьларга техник караулар үткәрелә башлады. Карауга куелган техника энәсеннән җебенә кадәр тикшерүчеләр күзеннән үтә. Машиналарның техник торышы бөтен таләпләргә җавап бирергә, алардан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен барлык документлар да тәртиптә булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына, ягъни руль идарәсе, тормоз системасы, яктырту приборлары һәм башка узелларның төзеклегенә, шулай ук медицина аптечкасы, авария билгеләре барлыгына игътибар бирелде. Ягулык, гидравлика системаларының герметиклыгын тикшерүгә аерым игътибар бирелде.

Район буенча 245 трактор исәпләнә. Техник карауга шуларның 226сы җәлеп ителде. Әйтергә кирәк, «Колос», «Дэмен», «Крупская» җәмгыятьләре, «АгроТанып», «Урожай» АПКлары техник карауга җитди әзерләнгән. Әмиров АПКсында да сизелерлек алга китеш бар. Дөрес, кайбер кимчелекләр турында да әйтеп үтелде. Алар тиз арада бетерелергә тиеш. Иң борчыганы – барлык хуҗалыкларда да механизаторларның җитмәве. Ирексездән язгы кыр эшләре башланганчы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре барлык техниканы да механизаторлар белән тәэмин итәләчәкме дигән сорау туа.

Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник караулар да шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат – тракторларны, прицепларны хәвефсезлек таләпләренә туры китереп бетерү. Шулай ук, тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булуы зарур һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиеш.

Чынлап та, техника саны елдан-ел арта һәм алар заманлаша бара. Аларны иярләү өчен белемле механизаторлар һәм уңай эш шартлары тудыру кирәк.

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас