Новости
18 апрель 2025, 05:19

Котлыйбыз!

Кодашта гомер итүче Арсланова Дамира Рамазан кызы юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Безнең өчен бик тә кадерле булган сеңелебез, апабыз Арсланова Дамира Рамазан кызын 55 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм йөрәк түрендәге иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Дамира Рамазан кызы хозур табигатьле Мәмәтәй авылында туып-үсеп, Оса педагогия училищесын тәмамлап, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Тормыш иптәшен бик иртә югалтуга карамастан, чәчәктәй ике кызын үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырды. Хәзерге көндә энҗе бөртегедәй өч оныгының яраткан дәү әнисе дә ул.
Без – биш бала – яратылып-сөелеп, әтиле-әниле, пар канатлы булып үстек. Газиз әти-әниебезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Сөекле апабыз, сеңелебез, тормыш юлыңда ачы сынауларга дучар булсаң да, сыгылсаң да, сынмадың, башыңны горур тотып, алга таба атладың. Уку­чыларыңның яраткан мөгалимәсе, хезмәттәшләреңнең хөрмәтле коллегесы син. Ачык йөзле, киң күңелле, туган җанлы, ярдәмчел булганың өчен сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Киләчәк тормышыңда корычтай сәламәтлек, аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар телибез. Гомер үрләренә атлап түгел, уңыш канатларында очып барырга язсын. Бәхетле озын гомер, тулган айдай түгәрәк дөнья, имәннәр ныклыгы, чишмәләр сафлыгы синең юлдашларың булсын! Кызларың-кияүләреңнең, оныкларыңның уңышларына шатланып, кадер-хөрмәтләрен тоеп, игелек-изгелекләрен күреп яшәргә насыйп итсен Аллаһ Тәгалә!
Апаларың Лена, Әлфирә, энеләрең Дарвин, Рөстәм, җизниләрең Салават, Рамил, киленнәрең Лилия, Инзилә һәм балаларыбыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас