

Шулганда яшәүче кадерле кешебез ШӘРӘПОВ Айнур Салихҗан улын 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Ул күп еллар Күрдем урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып хезмәт сала. Төп йортның утын сүндермичә, тормыш иптәше белән матур гаилә корып, бер ул һәм кыз тәрбияли алар. Әти-әнигә, барлык туганнарга терәк булып, һәммәбезне дә туган нигезгә җыеп, каршы ала һәм озата. Кадерлебез, сиңа авыр һәм җаваплы эшеңдә зур уңышлар, сәламәтлек, парлы озын гомер телибез. Киләчәк көннәрең иминлектә, бәхет-шатлыкта үтсен.
Котлы булсын синең туган көнең,
Уңыш, җиңү юлдаш булсыннар.
Авыр, биек үрләр яулаганда
Фәрештәләр ак юл салсыннар.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Әти-әниең, тормыш иптәшең Рита,барлык туганнарың.