

Мәйданы 700 кв.м булган бер катлы бина иң заманча техник таләпләргә җавап бирә. Һәр яшь төркеме өчен аерым блоклар каралган. Барлык бүлмәләр дә заманча техника һәм инвентарь белән җиһазландырылган. Төрле чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен спорт һәм музыка заллары тулысынча комплектланган, азык-төлек һәм медицина блокларында заманча җиһазлар урнаштырылган. Урам мәйданчыгы уен һәм спорт зоналарына бүленгән. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә унайлы шартлар тудырылган.
Объект тулысынча автономияле. Котельные балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә.
Бүгенге көндә ике төркемдә 32 бала тәрбияләнә. Ләйсән Кәшапова җитәкләгән оллективта үз һөнәрен, балаларны яраткан хезмәткәрләр эшли. Югары белемле тәрбиячеләр Илмира Сөләймәнова һәм Илүсә Талипова – тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, киң эрудицияле, үз һөнәрләренең чын остазлары.
– Яңа мәктәпкәчә учреждениедә бай эчтәлекле белем бирү программасы каралган. Биредә балаларга файдалы, күнелле, тәрбияви чаралар күп үтә. Республика күләмендә үткәрелгән «Аек авыл-2022» конкурсында катнашудан да читтә калмадык һәм Почёт грамоталары белән бүләкләндек. Һәр елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткән республика һәм район конкурсларында бик теләп катнашабыз. Бакчабыз ямьле, нурлы булсын һәм балалар биредә үзләрен бәхетле тойсын өчен тәрбияче ярдәмчеләре Рәмилә Яфесова, Рүзилә Вәлиуллина тырышып эшлиләр. Балаларны чиста, пөхтә постельләрдә йоклату өчен Венера Әхмәтҗанова җавап бирсә, Флүсә Фәйзеханова нәниләрне тәмле ризыклар белән сыйлый, – дип бәян итте Ләйсән Әнзам кызы.
– Балачак – гомернең иң матур җыры. Һәр юлы – яңа моң, яңа шигырь."Ромашка" бакчасы – безнең горурлык. Ул нәни йөрәкләргә ачылган алтын ишек. Сабыйларыбыз һәркөнне зур теләк белән бакчага бара. Көн дәвамында алган тэссоратлары белән өйдә бүлешәләр. Монда һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белүче тәрбиячеләр, телеңне йотарлык тәмле аш-су әзерләүче пешекчеләр эшли. Яшь буында ватанпәрвәрлек, хезмәт сөюне тәрбияләүчеләр, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүләре күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята. Якты, матур, заманча уңай шартлар тудырган бакчабыз балалар күңелендә һәр көн якты эз калдыра, киләчәккә ныклы адым ясарга булышлык итә. Сабыйларыбызга бәхетле балачак бүләк иткәннәре өчен «Башнефть» компаниясенә барлык ата-аналар, авылдашлар исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Киләчәктә дә бакчабыз сабыйлар тавышыннан гөрләп торсын! – дигән изге теләкләрен җиткерде Эльвина Кәримова.
Әйе, бәхетле илебездә бәхетле балалар тавышы яңгырап торсын. Хөкүмәтебез ярдәме һәм халкыбыз бердәмлеге белән аны тагын да яктырак итә алабыз!