Новости
26 июль 2025, 13:17

"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!

Башкортстанда инде өченче тапкыр оештырылган “Рәхәттә” дип аталган фестиваль бара.

"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт!

Башкаланың Кашкадан күле буенда оештырылган чара «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» фитнес-марафонын уздыру зонасында башланды. Анда ике тапкыр көмеш һәм бронза призер, дөнья һәм Европа, Паралимпия чемпионы, атказанган спорт мастеры Анна Кулинич-Сорокина, шулай ук Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры, спорт мастеры Аделина Заһидуллина белән бергә физик күнекмәләр үтү мөмкинлеге бар иде.

Аңа күпләр шатланып кушылды.

- Без бу чара белән республикада фитнес индустриясе үсешен күрсәтергә уйладык, - ди "Кызыл таң" хәбәрчесенә Башкортстанның эшкуралык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко. - Аның алдагы казанышларын да күзалларга белгечләрне җәлеп иттек. Бу өлкәдә эшчәнлек оештыручыларга безнең мәйданчыклар ачык, алар бүген эшли башлады да инде.

Розалия КАТЫШЕВА, Сипайлово бистәсендә яшәүче:

- Бу чараны көтеп алабыз, шушы көнгә туганнарны кунакка чакырабыз. Без авыл балаларына мунча керү кеше күзеннән яшерелгән нәрсә иде, ә монда балалар аны бәйрәм итеп кабул итә. Без дә бәйрәм итәбез! Оештыручыларга рәхмәт!

Фото: автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Автор:
Читайте нас