Фәгыйлә һәм Әнгам Фәтхлисламовларның күп балалы гаиләсендә иң өлкәне булып дөньяга килә Зилә. Үзеннән соң туган эне-сеңелләренең яраткан апалары булып буй җиткерә. Яңа Кайпан башлангыч, Бүлкайпан, Югары Тәтешле 2нче мәктәпләрен тәмамлаган кыз Чайковский медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга керә. 15 көн укыгач та әтисе вафат була. Газиз кешесен югалту ничек кенә авыр булса да тырыш, ныкышмалы кыз укуын дәвам итеп, кулына диплом алуга ирешә. Хезмәт юлын үзәк район дәваханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып башлап җибәрә Зилә Әнгам кызы. Яшь чак – яшьнәр чак, йөрәкләр сөюгә талпынган чак. Зилә апа 1983 елның ямьле җәендә авылдашы Марат Мәгъзумов белән яратышып өйләнешәләр. Яшь белгечне Яңа Кайпан фельдшер-акушерлык пунктына күчерәләр. Гаиләгә нур өстәп кызлары Зөһрә туа. Язмыш җилләре Мәгъзумовларны Свердловск өлкәсе Березовский шәһәренә күченергә мәҗбүр итә. Уллары Марсель һәм Булат та шунда туа. 1989 елда әниләре Фатыйма Шәрип кызы вафат булгач, яшьләр туган авылларына кайтып төпләнә. Марат Нәсимҗан улы Себер тарафларында, колхозда механизатор, бригадир булып хезмәт сала. Ә Зилә апа үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам итә. Хаклы ялга чыкканчы исә 11 ел хат ташучы да булып эшли. Марат абыйның гына гомере кыска була: 2017 елда йөрәк авыруыннан вафат була.
– Марат әнисе белән генә үскәнгәме, максатчан, тырыш иде. Һәр нәрсәгә кулы ятты. Тимер-томыр эшенә дә, агач эшенә дә оста булды. Өч балабызга да йорт салырга булышты, үзебезнең дөньяны көтәргә дә вакыт тапты, бар булмышын салды, – дип сагынып искә алды тормыш иптәшен әңгәмәдәшем.
Атасыннан күргән ук юнган, анасыннан күргән тун кискән, ди халык мәкале. Марат Мәгъзумовның уллары да кечкенәдән техника белән кызыксынып, барлык хуҗалык эшләрендә әтиләренең уң кулы булып үсә.
Марсель мәктәпне тәмамлаганнан соң, Балтач һөнәрчелек училищесында водитель һөнәрен үзләштерә. Ватан алдындагы изге бурычын егет Мурманск өлкәсендә моряк булып үти. Армия сафларыннан кайткач, Беләш сылуы Рания Фирдус кызы белән гаилә коралар. Һәм контракт төзеп, яңадан бер елга Мурманск шәһәренә хәрби хезмәткә китә ул. Әлбәттә, яшь кәләш тә сөйгәне белән бергә була.
Туган якларга кайткач, Марсель ерак Себер тарафларында водитель булып хезмәт сала. Гаиләдә бер-бер артлы уллары Вадим һәм Линир туа.
2022 елның көзендә игълан ителгән өлешчә мобилизация Мәгъзумовлар гаиләсенә дә кагыла. Марсельгә хәрби хезмәткә чакыру килә.
– Бик тыныч кабул итте бу хәбәрне улым. Бармый калу турында бернинди дә сүз булмады. Хәрби хезмәт белән яхшы таныш булуы да ышаныч өстәгәндер балама, – ди Зилә Әнгам кызы. – Әтисе белән тимер-томыр арасында казынып үсте Марсель. Шук булса да, бер вакытта да тәртип бозмады. Укытучыларның, күрше-тирәләрнең аннан зарланганнары булмады. Ул киткәч, бер ялгызым дала кебек иркен өйдә ятудан, тынгысыз уйлардан котылу өчен «Ефәк юл» кафесына эшкә урнаштым. Әле исә шәхси эшкуар Илнур Саппаров төзегән кунакханәдә хезмәт салам. Кеше арасында булгач, аз булса да онытылып торам. Улым шалтыратса, дип иртән эшкә җыенганда да, көнозыны да, төнге йокыга талгач та телефонымны кулымнан төшермим. Аның тавышларын ишеткәч, яшиселәрем килеп китә, нинидидер көч барлыкка килә үземдә.
Үзе сөйли, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь чыга...
– Көннәрем агым сулардай озын, еллардай озак үтә. Күз карасыдай саклап үстергән улымны Украина якларына озатканда йөрәгем өзелеп төшә язды. Ярый әле киленем Рания, улым Булат гаиләсе, оныкларым бар авылда. Кызым Зөһрә, киявем Динар да һәрвакыт хәлемне белеп, ярдәмләшеп торалар. Бер-беребезгә иптәш, терәк булып өмет белән яшәргә тырышабыз. Ил күләмендә барган хәлләр тизрәк тәмамланып, улым кайтып керсә Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтләр укыр идем... – ди яугир анасы.
«Мәгъзум» позывнойлы яугир – зүрәтисе Камалетдин Мәгъзумов кебек илебез иминлеге өчен көрәшкә баскан кыю якташыбыз. Районыбызның башка каһарман ир-атлары белән бергә хәрби бурычын намус белән үти ул. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», 428нче мотоукчылар полкы һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Яу кырындагы улы өчен берчә кайгыра, берчә горурлана ана. Борчылуларын басар өчен яратып үстергән гөлләре белән серләшә ул. Тәрәзә төпләрендә, бүлмәләрдә яран гөлләре шау чәчәктә утыра. Бакчасында да нинди генә чәчәкләр үстерми ул! Җиләк-җимеше дә мулдан уңыш бирә.
– Яран гөлләрен дә, бакчадагы чәчәкләрне дә үзем орлыкландырып үстерәм. Туганнарым, дусларыма да бирәм, – ди ул.
Хаклы ялдагы авылдашлары белән республика буенча, чит өлкәләргә сәяхәт итәргә дә вакыт таба Зилә ханым. Әмма кайда гына йөрмәсен, ни генә эшләмәсен улымның хәле ничек икән дигән уй күңел турында урын алган. Улларын яудан көткән аналарга карыйсың да аларның сабырлыкларына хәйран каласың. Нәкъ Зилә Әнгам кызы кебек сөеп, кадерләп үстергән улларыбыз тора бит ил сагында.
Зилә апа Мәгъзумова баласын көткән һәр әнигә сабырлык тели. Гомерләре бетмәсен, дип кабатлый.